Теләче муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеген бәяләү буенча конкурс үткәрелде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Азык җыю техникасын һәм азыксаклагычларны терлек азыгы әзерләүгә әзерләүне тәэмин итү максатларында, агымдагы елның 2 июнендә АСК хуҗалыклары арасында Теләче районы территориясендә конкурс нигезендә кабул итү оештырылды.

 Конкурс буенча эшкә бәя районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тарафыннан бирелде.  Азык җыю техникасының эксплуатацияләүгә әзерлеге белән танышу барышында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Чаралар үткәрү вакытында, «Алан» ҖЧҖендә хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән район башлыгы Н.Н. Хаҗипов катнашында тематика буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. 

 Барлык чаралар тәмамланганнан соң, нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. 1 урын «Алан» ҖЧҖ һәм «Август Теләче» ҖЧҖ бирелде, 2 урында «Агролак» ҖЧҖ, 3 урында – «Игенче» ҖЧҖ һәм «Чулпан» агрофирмасы» ҖЧҖ.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International