2022 елның 2 июнендә Ютазы районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2022 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү булды.
Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы һәм баш белгечләр кергән конкурс комиссиясе Ютазы районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроМир» ҖЧҖ, А.А. Вафауллин КФХ, И.М. Нәбиуллин КФХ хуҗалыкларында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеген югары бәяләде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.