2022 елның 7 июнендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АI, АII, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынау бирергә тиешле 29 кеше арасыннан 7се имтиханны бирә алмады, өчесе килеп тормады. Калганнары имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.