ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Кайбыч муниципаль районында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде.

Зеленодольск муниципаль районында ашлык суктыру комбайннарының һәм техникасының 2022 ел уңышын җыюга әзерлеге буенча конкурс узды.

Әлки муниципаль районында узган якшәмбедә  «УЯВ» бәйрәме үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, КПРФ генераль рәисе Зюганов, Әлки районы башлыгы А.Ф.Никошин, Чуашстан, Хакасия, Дагыстан вәкилләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Язучылар Советы вәкилләре катнашты.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар кабул ителде.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

«Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә BCDEF категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» һөнәре буенча 207 Т уку төркемендә имтихан уздырылды. 

Күрсәтмә – боеру документы, ул ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү таләпләрен чагылдыру өчен кулланыла. Документ мәҗбүри характерда.

Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.

Бүген Аксубай муниципаль районының «Волга Селект» ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Булган 19 комбайнның 17се тәкъдим ителде.

2022 елга Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр техникага техник караулар уздыру планы нигезендә Питрәч муниципаль районында сәнәгать предприятиеләренә карата әлеге төр чаралар үткәрү дәвам итә.

Районда ел саен уздырыла торган техник карауны узмаган техника хуҗалары белән актив эш алып барыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International