Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.
2022 елның 11 июлендә аларның чираттагысы «Агролак» ҖЧҖдә узды, анда карауга 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.