Кайбыч муниципаль районында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде.
Комбайнның эшкә дөрес техник яктан әзерлеге – ул өзлексез эшнең нигезе генә түгел, шуның нәтиҗәсе буларак, комбайнның җитештерүчәнлеген арттыру һәм ашлык югалтуларын киметү күрсәткече дә.
Комбайнны эшкә әзерләгәндә аның комплектлылыгын, барлык системаларның һәм җыю берәмлекләренең эшләвен җентекләп тикшерергә кирәк. Комбайн җайга салынырга, герметизацияләнергә һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары, беренче медицина ярдәме чаралары белән тупланырга тиеш.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалык инженерларына кыска вакыт эчендә барлык җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү бурычлары куелды.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.