Күрсәтмә – боеру документы, ул ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү таләпләрен чагылдыру өчен кулланыла. Документ мәҗбүри характерда. Димәк, анда беркетелгән таләпләр үтәлергә тиеш. Күрсәтмә бирү үзе артыннан нинди дә булса санкцияләр салуга китерми. Әмма оешма яки гражданин кәгазьгә берничек тә җавап бирми икән, бу җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булачак. Ул Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясында каралган.
Әлеге статьяда каралган административ хокук бозулар турындагы эшләр судьялар тарафыннан карала. 2022 ел дәвамында РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру кагыйдәләре» нигезендә ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә техникасын күрсәтмәгән 9 физик зат аңлатмалар белән суд каршына бастылар.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.