Апас муниципаль районының Апас аграр көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

«Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә BCDEF категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист» һөнәре буенча 207 Т уку төркемендә имтихан уздырылды.  18 укучыдан торган төркемдә имтиханны 17 студент уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International