Мөслим районында үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага үз вакытында ел саен техник карау узмаган милекчеләр белән эш алып барыла

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Районда ел саен уздырыла торган техник карауны узмаган техника хуҗалары белән актив эш алып барыла.  

РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру кагыйдәләре» нигезендә ел саен үз вакытында техник карап чыгуны узмаган техника милекчеләренә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен мәҗбүри техник карап чыгуны уздыру өчен техниканы күрсәтү турында күрсәтмә бирелә.

Шулай ук ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлегенә техник карауны күчерү турында гариза бирү, машина төзек булмаган очракта яки аны озак вакытлы саклауга куйганда, яисә яшәү урыны үзгәртелгәндә, милек хокукы туктатылганда машинаны исәптән төшерү (утильләштерү) буенча хокуклары аңлатыла.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International