Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында кабат имтиханнар булып узды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар кабул ителде. Имтиханнарны беренче тапкырдан бирә алмаган студентлар төрле категорияләр буенча сынауны кабат тапшыра алдылар. Исемлеккә кертелгән 18 кеше арасыннан 11 студент сынауның теория һәм гамәли өлешләрен уңышлы тапшырды, алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International