«КАРЬЕР»ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

2022 елга Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр техникага техник караулар уздыру планы нигезендә Питрәч муниципаль районында сәнәгать предприятиеләренә карата әлеге төр чаралар үткәрү дәвам итә.

«Карьер» ҖЧҖ узган техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техниканы тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International