ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

Балтач муниципаль районында 2022 елның 19 июленнән башлап урып-җыю комбайннарының 2022 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-кабул итү уза. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖ техник карау уздырылды.

Мөслим муниципаль районының «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына һәм чапкычларга техник карау уздырылды.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Балтач автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Кайбыч муниципаль районында «Август» АҖ яңа инвесторы килү белән авыл хуҗалыгын модернизацияләү зур темплар белән бара.

График нигезендә ашлык җыю комбайннарына чираттагы техник карау Зеленодольск муниципаль районының Түбән Урысбага авылы адресы буенча «Ахунов И.Н.» КФХ хуҗалыгында булды.

Менделеевск муниципаль районында И.З.Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына еллык техник карау уздырылды.

Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында урып-җыю комбайннарын урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул итү узды.

2022 елның 28 июненнән 25 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә, «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУнең өлкән курс студенты Нуртдинова Алия Таһир кызы һөнәри белем һәм тәҗрибә алу буенча җитештерү-эксплуатация практикасы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International