Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖ техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.