Мөслим муниципаль районының «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына һәм чапкычларга техник карау уздырылды.
Ашлык җыю комбайннары янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар белән җиһазландырылган. Механизаторларга махсус кием бирелгән. Техник карау барышында механизаторларның таныклыклары, транспорт чараларын теркәү турында таныклыклар тикшерелде. Күрсәтелгән барлык 14 берәмлек ашлык җыю комбайннары һәм чапкычларга техник карау уздырылды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.