Чүпрәле муниципаль районында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында урып-җыю комбайннарын урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул итү узды. Комиссия рәисе –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А.Яшин, «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ «Агрохимия һәм туфрак белеме» кафедрасы доценты Ф.Ш.Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров составында «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Чынлы» ҖЧҖ, «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ, «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ, «Низамов А.А.» КФХ, «Бикчуров Р.А.» КФХ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ хуҗалыкларында техниканың әзерлеге белән таныштылар. Ашлык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өлешендә әзерлек, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү тикшерелде.

 Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Чынлы» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Бикчуров Р.А.» КФХ, өченче урында – «АгроТрасПорт» ҖЧҖ һәм «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ, калган хуҗалыклар уңай яктан билгеләп үтелде.

 Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International