Балтач муниципаль районында 2022 елның 19 июленнән башлап урып-җыю комбайннарының 2022 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-кабул итү уза.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыклары һәм баш белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы кергән конкурс комиссиясе куелган ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, урып-җыюның сыйфатына карата таләпләр җиткерелде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.