Менделеевск муниципаль районында И.З.Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына еллык техник карау уздырылды. Техник карау барышында комбайннарның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.