Зеленодольск районында техника тикшерелде

2022 елның 19 июле, сишәмбе

График нигезендә ашлык җыю комбайннарына чираттагы техник карау Зеленодольск муниципаль районының Түбән Урысбага авылы адресы буенча «Ахунов И.Н.» КФХ хуҗалыгында булды. Теркәлгән 3 берәмлектән техник карауга «Агромаш 3000-101 ЯМ» маркалы үзебезнең илдә җитештерелгән өч комбайн тәкъдим ителде. Техник карау вакытында үзйөрешле машиналарны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга аерым игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, барлык комбайннарга да техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International