Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында тракторчы-машинист таныклыгы бирүгә, теркәү һәм исәптән төшерү тәртибенә, үзйөрешле машиналар конструкциясенә үзгәрешләр кертүгә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлеге өлкәсенә караган башка мәсьәләләр кузгатылды. Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Шул ук көнне Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашу булды, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте һәм район башкарма комитеты арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.