ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Баулы муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2022 елга «Юл картасы» төп чараларының расланган планы нигезендә, үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын кулланганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында үзйөрешле машиналар тикшерелде.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

«Профтехстандарт» укыту-курс комбинаты» ҖЧҖ автомәктәбе базасында  «АI», «АIII» «В», «С», «Д», «Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, башкарыла торган эшләрнең үзкыйммәтен киметү, техникадан максималь файдалана алу максатларында иске техниканы яңартып, заманча, ышанычлы һәм энергиягә бай техника сатып ала.

Узган пәнҗешәмбедә,  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән булып киттеләр.

Әлмәт шәһәрендә балалар өчен  яңа аттракционнар урнаштырылган яңа уен комплексы ачыла.

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техник культураларны җыештыру дәвам итә.

Бөгелмә аграр көллиятендә, узган пәнҗешәмбедә, ТР Дәүләт техник күзәчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АI, АII, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2022 елның 21-24 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын уздыруны оештыра.

«ТЭФ «КАМАтранссервис» АҖ предприятиесендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде.

2021 елда Кайбыч муниципаль районында 70 км озынлыктагы, бөтен район аша уза торган яңа түләүле Мәскәү-Казан автомагистрален төзү эше башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International