Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техник культураларны җыештыру дәвам итә.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатында, авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларына даими рәвештә барып, анда комбайннар һәм туфрак эшкәртү техникасы тикшерелә.
Урынга чыгулар вакытында техниканың торышы, двигательләр бүлегенең чисталыгы, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә, Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелә.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.