«ТЭФ «КАМАтранссервис» АҖдә үзйөрешле техника тикшерелде

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

«ТЭФ «КАМАтранссервис» АҖ предприятиесендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде. Руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 11 тракторның 10 берәмлегенә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. 1 техник карау акты төзелде.

В.Г.Гончаров – Татарстан Республикасы Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International