2021 елда Кайбыч муниципаль районында 70 км озынлыктагы, бөтен район аша уза торган яңа түләүле Мәскәү-Казан автомагистрален төзү эше башланды.
Яңа автомобиль юлы «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак.
Заманча юллар төзелеше иң алдынгы технологияләр куллануны күздә тота. Юл төзелешендә инновацион материалларны тулы кыйммәтенә куллану, максималь сыйфат белән эшне башкарырга мөмкинлек бирүче эш характеристикасына ия булган заманча юл техникасын куллану шарты белән генә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә төзелеш өчен даими рәвештә югары җитештерүчәнлекле техника сатып алына.
Төзелеш башланганнан бирле Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә төзелеш компанияләре һәм оешмалары тарафыннан 90 берәмлектән артык яңа техника теркәлде.
М.Н. Серебряков – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.