Предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, башкарыла торган эшләрнең үзкыйммәтен киметү, техникадан максималь файдалана алу максатларында иске техниканы яңартып, заманча, ышанычлы һәм энергиягә бай техника сатып ала. Яңа үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар сатып алынды, шулардан: 6 төрле маркалы трактор, 1 комбайн һәм 2 трейлер.
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге номерлы агрегатларга туры килү-килмәү буенча яңа техниканы карады, теркәү өчен тиешле документларны кабул итте.
Илдар Бикмөхәммәтов – Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.