Баулы муниципаль районында үзйөрешле машиналар тикшерелде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2022 елга «Юл картасы» төп чараларының расланган планы нигезендә, үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын кулланганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында үзйөрешле машиналар тикшерелде.

Рейд барышында 7 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу кагыйдәләрен бозган өчен бер күрсәтмә бирелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International