Узган пәнҗешәмбедә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән булып киттеләр.
«БИО-АГРО» ҖЧҖ территориясендә аларны Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Айбатов район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин һәм хуҗалыклар җитәкчеләре каршы алдылар.
Рафаэль Фәттахов «БИО-АГРО» ҖЧҖ һәм «Кара Чишмә» ҖЧҖ җитәкчеләрен өстәмә комбайннар җәлеп итү юлы белән урып-җыю эшләрен төгәлләргә чакырды:
- «Барлык хуҗалыкларга да көзге культураларны 15 сентябрьгә кадәр чәчеп бетерергә һәм 15 октябрьгә кадәр кырларны эшкәртергә, техник культураларны җыеп алу темпларын киметмәскә кирәк».
Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.