Теркәү алдыннан аттракционнарны карау

2022 елның 9 сентябре, җомга

Әлмәт шәһәрендә балалар өчен  яңа аттракционнар урнаштырылган яңа уен комплексы ачыла. Теркәү алдыннан дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлергә тиешле аттракционнарны РФ Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары таләпләренә туры килү-килмәвенә карата тикшерү уздырылды.

Искәрмәләр булмаган очракта, дәүләт теркәү билгесе һәм теркәлү турында таныклык биреп, аттракционнар теркәүгә алыначак.

Рамил Закиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International