2022 елның 16 декабрендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е, F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.
2022 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
Аттракционнар эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләрен җайга сала торган закон проекты кабул ителде
2022 елның декабренең беренче декадасы дәвамында, юридик һәм физик затлар гаризасы буенча, Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны теркәү һәм аларга техник тикшерүләр үткәрү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде.
2022 елның 4 декабрендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «АI, В, С» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды.
«Центррегионводхоз» ФДБСХУ «Средволгаводхоз» филиалында кар машиналарына ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде, анда Түбән Кама сусаклагычының саклану дамбасына хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче 2 берәмлек техника күрсәтелде.
12 декабрьдә «Автодор» ТК» ҖЧҖ предприятиесендә М12 автомобиль юлын төзегәндә кулланыла торган юл-төзелеш техникасына машиналар урнашкан урын буенча техник караулар үткәрелде.
2022 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, физик затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ел саен тикшерү графигы нигезендә, «СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ» ҖЧҖ БЭЧ филиалында техник карау уздырылды.