Расланган графикка ярашлы рәвештә, Зеленодольск шәһәрендә «ПОЗИС» АҖ базасында чираттагы техник тикшерү уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек техника арасыннан техник тикшерүгә 19 үзйөрешле машина һәм тагылма тәкъдим ителде. 16 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ягыннан 3 техник тикшерү акты бирелде. Хәзерге вакытта график буенча техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.