ТР Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырулар үткәрелә башлады. Мондый тикшерүләрнең чираттагысы Азалак һәм Карашай-Саклау авыл җирлекләрендә узды. Техник тикшерүгә барлыгы 30 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителгән иде, алар буенча искәрмәләр табылмады, якын арада техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

     Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International