«Август Мөслим» ҖЧҖ азык әзерләү техникасы тикшерелде

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

17 майда «Август Мөслим» ҖЧҖдә терлек азыгы әзерләү техникасына техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән профилактик әңгәмә дә уздырылды.

    Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

     Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International