Әгерҗе районында терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү буенча конкурс узды. «Элита» төп нәсел предприятиесе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ф.Р. Зарипов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире А.Р.Сәлахов, Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район хуҗалыкларын карады. Конкурс йомгаклары буенча «Нәүрүз» ҖЧҖ алдынгы дип танылды, икенче урында – А.М. Сәхипов КФХ һәм өченче урында – «С.- Омга» ҖЧҖ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.