Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 2-19 май көннәрендә физик затларга карый торган үзйөрешле техникага еллык техник караулар уздырыла.
Техник карауларны уздыру барышында техника документлары, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы, ОСАГО полисы тикшерелә, шулай ук машинаның һәм тагылманың техник торышы куркынычсыз эксплуатация һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирү-бирмәве бәяләнә.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча трактор һәм тагылма хуҗаларына техник тикшерү узу турында таныклыклар языла. Кимчелекләре булган техникага аларны бетерү өчен сроклар билгеләнә һәм кабат тикшерү датасы күрсәтелә.
Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Аларга уңайлы булсын һәм әлеге чараны оешкан төстә уздыру өчен һәр ел башында инспекторның графикта күрсәтелгән урынга чыгып, оешмаларга һәм физик затларга караган техникага техник караулар үткәрү графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә.
Техниканы ышанычлы файдалану һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен дәүләт техник күзәтчелек хезмәте хуҗаларны «тимер ярдәмчеләрен» вакытында тикшерүгә бирергә чакыра.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.