2023 елның 17 маенда «МТК «Ак Барс» ҖЧҖдә азык әзерләү техникасына техник карау үткәрелде. Компания 8 берәмлек азык әзерләү техникасын тәкъдим итте. Һәр техника ике механизатор белән тәэмин ителгән. Тикшерү вакытында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган.
Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
