«Россия-ислам дөньясы: KAZANFORUM 2023»

2023 елның 19 мае, җомга

Мөселман илләре Россия белән ныклы бәйләнешләрен һәм хезмәттәшлеккә әзерлекләрен күрсәттеләр. KAZANFORUM халыкара икътисадый форумы - 2023 үзен ислам дәүләтләре белән икътисадый һәм сәүдә, социаль-мәдәни элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән ике яклы, конструктив диалог алып барыла торган мәйданчык буларак күрсәтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов KAZANFORUM - 2023 халыкара икътисадый форумында булды, анда төрле өлкәләрдәге иң яңа эшләнмәләр белән стендларны карады һәм үзйөрешле техника җитештерүче заводлар җитәкчеләре белән үзйөрешле машиналарны теркәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International