2023 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
2023 елның 9 февралендә, транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында, Кама елгасы акваториясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде.
2023 елның 08 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, АСК оешмаларында һәм предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник тикшерүгә әзерләнү буенча киңәшмә үткәрелде.
«Сетевая компания» АҖ филиалларында үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру дәвам итә.
2023 елның 06 февралендә "СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ" АҖ филиалы АЭЧ ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2023 елның 3 февралендә, расланган график нигезендә, «Эластик» заводы ҖЧҖ үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде. Карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең урыннардагы бүлекләренең күзәтчелек эшчәнлегенең нигезе – үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм җиһазларны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү.
ТР Сарман муниципаль районында район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды.
ТР Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча «Хезмәт куркынычсызлыгы» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «А1», «В» һәм «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды.
Район администрациясенең утырышлар залында, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Кәмәртдинов Ранис Рафис улы инициативасы буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә оештырылды һәм үткәрелде.