Расланган график нигезендә, «Шешмаойл» АҖ әлеге оешма карамагындагы кар машиналарына ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә 2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча коллегиянең йомгаклау утырышы булды.
Декларация компаниясе кысаларында Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә 2023 елның 17 февралендә 2023 елда 2022 елгы хисап елы өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан«Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.
2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.
2023 елның 15 февралендә, расланган график нигезендә, «Троицкнефть» ЯАҖдә нефть скважиналарын йөреп чыкканда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә операторлар тарафыннан кулланыла торган кар машиналарына, сазлык машиналарына һәм квадрациклларга ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде.
2022 елның 15 февралендә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺББ ХМУ автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.
Узган атнада Лениногорск политехника көллиятендә А1, В, С, D категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә өйрәнгән чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте.
Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча төп чараларның берсе булып тора. Шуңа күрә, яңа хисап елы башлану белән, дәүләт техник күзәтчелек бүлекләрендә әлеге эшне оештыру буенча чаралар үткәрелә башлый.