2023 елның 15 июнендә Яңа Әлмәле авыл җирлегенә караган шәхси хуҗаларының тракторлары һәм аларга тагылмалар техник яктан карап чыгылды. Барлыгы 25 берәмлек техника тәкъдим ителде, 23 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. 16 июньдә Яңа Ишле авыл җирлегендә техник карау үткәрелде, анда 15 берәмлек физик зат үзенең техникасын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә 2 техник карау акты рәсмиләштерелде.
Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук азык әзерләү эшләрен үткәргәндә арбалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре дә каралды. Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.