ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «В,С» категорияле авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты һөнәре буенча белем алучы студентлардан имтихан алынды. Имтиханга 26 студентның 24е килгән иде. Имтихан 3 этапта узды: эксплуатация буенча теоретик өлеш, куркынычсыз эксплуатация буенча һәм уку йортының трактодромында БЕЛАРУС-1221.2 һәм Т-40М тракторларында йөртү буенча практик күнекмәләр. 24 студент арасыннан 3се куркынычсыз эксплуатация теориясен һәм 1 кеше машина йөртү күнекмәсе буенча сынауны тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада ВС категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачак. Кабат имтихан бер атнадан соң билгеләнә.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.