Чүпрәле муниципаль районында Звезда авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү уздырдылар. Карау өчен 23 берәмлек техника тәкъдим ителде, 22 берәмлеге техник карауны уңышлы узды.
Алга таба, бу елның 4 маенда Шылангы авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тарафыннан 26 берәмлек техника тәкъдим ителде, 25 берәмлеге техник карауны уңышлы узды. Техник тикшерү үткәргәндә машиналарның куркынычсызлык таләпләренә – тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машина йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.