2026 елның 5 маенда Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе килештергән график буенча Кырынды һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник яктан каралды.
Карау өчен барлыгы 18 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да техник тикшерүне уңышлы уздылар һәм тиздән техник карау узу турында таныклык алачак. Шулай ук техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.