Актаныш технология техникумында имтиханнар узды

2023 елның 16 июне, җомга

Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 2023 елның 15 июнендә 130а төркемендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча чыгарылыш укучылары арасында имтихан үткәрелде. Гариза биргән 12 кандидатның 11е теоретик өлешкә килделәр. 6 укучы аерым категорияләр буенча барлык этапларны да үти алмады. Кабат имтиханнар 2023 елның 23 июненә билгеләнде.

     Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International