Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Иҗтимагый совет утырышы

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе,  Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Көн тәртибендә, цифрлы трансформация кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтүне оештыру, шулай ук аларның сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләсе кискен торды.

Үз докладлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков,  күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәп-хисап бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров һәм аттракционнарны күзәтү һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Андрей Герасимов чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә  алты дәүләт хезмәте электрон төргә күчерелгән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә. 2023 ел башыннан 47 152 гариза бирүче дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша 671 гариза бирүче мөрәҗәгать итте», – дип хәбәр итте Мөнир Халиков.

 «Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башка дәүләт хезмәтләре белән беррәттән аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу буенча да хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә дәүләт техник күзәтчелек органнарында 258 аттракцион теркәлгән. 2023 ел башыннан 120 берәмлек теркәлде, 42 аттракцион дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша алынган гаризалар нигездә теркәлде», – дип хәбәр итте Андрей Герасимов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Алексеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышында да катнаштылар.

Конкурста 2 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын уздырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International