2023 елның 16 июнендә, техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Казан шәһәре, Техник урамы, 25 номерлы йорт адресы буенча урнашкан «КВАРТ» АҖдә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узды. Тикшерү барышында 38 берәмлек техника каралды. Бөтен техника техник тикшерү таләпләренә туры килә иде, бозулар ачыкланмады.
Рамил Шәйхетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
