Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 14 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук техниканы яңадан рәсмиләштерү, транзит номеры алу, тракторны исәптән чыгару мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Альберт Борһанов һәм икътисади анализ, дәүләт сатып алулары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Җәләлетдинов дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Галимов Сәлих Шаһит улы белән очраштылар һәм аны юбилей туган көне белән котладылар, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.