2023 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар эксплуатациясен тикшерү буенча рейд узды. Рейд барышында унике берәмлек техника тикшерелде, ике берәмлеге кагыйдәләрне бозып файдаланыла иде, нәтиҗәдә әлеге техникалар механизаторларына административ беркетмәләр төзелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.