ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 30 июнендә И.З.Исламов КФХда техник карау узды, анда 14 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.

Ел саен уздырыла торган азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы кысаларында 2023 елның 30 июнендә агросәнәгать комплексы оешмаларының уңыш җыюга әзерлеген тикшерү өчен район АСК хуҗалыкларына комиссия чыкты.

2023 елның 30 июнендә Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.

Менделеевск муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды.

Лениногорск муниципаль районы хуҗалыкларында 2023 елда урып-җыюга әзерлек буенча ашлык җыю комбайннарын кабул итү узды.

Узган атнада, Нурлат муниципаль районы иген җыю комбайннарының әзерлеген тикшерү максатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Н.К.Алиуллов рәислегендәге комиссия «АФ Южная», «Нурлат сөте» хуҗалыкларында һәм «Сөләйманов А.И.» КФХ булды.

Узган атнада «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «АI», «В», «С», «Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

Буа районында узган атнада үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына 2 имтихан узды. Беренчесе сишәмбе, 27 июньдә, «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү буенча «ТР ДОСААФ» Буа МО укыту базасында узды.

Актаныш районы буенча  дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 30 июньдә ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрелде. Алдагы еллардагы кебек үк, комбайннар 7 мәйданчыкта куелган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International