Буа районында узган атнада үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына 2 имтихан узды. Беренчесе сишәмбе, 27 июньдә, «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү буенча «ТР ДОСААФ» Буа МО укыту базасында узды. Имтиханны тапшыруда исемлек буенча заявка биргән 5 кешенең 5се дә катнашты. Имтиханда катнашучыларның барысы да имтиханның теоретик, ә аннары практик өлешен уңышлы тапшырдылар.
Аннары, 29 июньдә, «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында квалификация имтиханы үткәрелде. Биредә В,С,D,E,F категорияле тракторчы-машинистлар әзерләү курсларында укуны тәмамлауда исемлек буенча заявка бирелгән 34 дәгъвачының 27се катнашты, имтиханның барлык этапларын 17 кеше уңышлы узды. Ике очракта да имтиханның теоретик өлеше укыту оешмаларының махсус җиһазландырылган кабинетларында алар сатып алган «Гостехнадзор Экзамен» АПК ярдәмендә үткәрелә. Имтиханның гамәли өлеше Буаның «ДОСААФ РТ» МО мототранспорт чараларын йөртү өчен махсус модельләштерелгән мәйданчыкта узды. «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында белем алучылар өчен имтиханның практик этабы махсус җиһазландырылган трактородромда, укытуга туры килгән категорияләрдәге үзйөрешле техниканы кулланып үткәрелде. Имтиханны уңышлы тапшыра алмаган катнашучылар өчен, шулай ук кайбер сәбәпләр аркасында уку йорты үткәргән имтиханда катнаша алмаган кешеләр өчен Буа ветеринария техникумы тарафыннан кабат имтихан оештырыла, әмма 7 көннән дә иртәрәк түгел.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.