2023 елның 30 июнендә Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.И. Шәйхатдаров керде, алар «Цильна» ҖЧҖ, «Бикчуров Р.А.» КФХ, «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ, «Агротранспорт» ҖЧҖ, «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ, шәхси эшкуар «Дамаев Н.Н.», «Алимбеков З.И.» КФХ һәм «Шишкин Н.П.» КФХ хуҗалыкларында булдылар.
Комиссия комбайннарга техник карау уздырылуына, янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме кирәк-яраклары белән комплектлануына, техниканы герметизацияләүгә зур игътибар бирелде. Комбайннарга техник ярдәм оештыруны тикшерделәр.
Барлык комбайнчылар да квалификацияле, тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре бар.
Комиссия «Цильна» ҖЧҖ, «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, алар 80 балл белән – беренче урынны, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Бикчуров Р.А» КФХ 76 балл белән – икенче урынны, «Мәхмүтов И.Ф» КФХ 70 балл белән өченче урынны алды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.