Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 30 июньдә ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрелде. Алдагы еллардагы кебек үк, комбайннар 7 мәйданчыкта куелган иде. Район башлыгы Л.Р. Зарипов җитәкчелегендә үткәрелгән тикшерүдә шулай ук Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Тәкъдим ителгән барлык техника кирәкле документлар, янгын куркынычсызлыгы чаралары, комбайннарны карау һәм ремонтлау буенча кораллар һәм кирәк-яраклар белән комплектлау мәсьәләләре буенча тикшерелде. Барлык комбайнчылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техниканың әзерлек дәрәҗәсе, комплектлау мәсьәләләре техник тикшерү үткәрү таләпләренә ярашлы рәвештә хәл ителгән. Техниканың куркынычсыз эксплуатацияләнүен тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.